4 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында зурлар өчен “Өлешеңә тигән көмешең” дигән исем белән лотерея билетлары уйнатылды. Кемгә энә, кемгә дөя инде. Чыккан бүләкләргә һәрберсе кәнәгать булдылар. Ахырдан “Дискотека 80-х”та рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.
Укучы балаларның каникулларын күңелле үткәрү максатыннан 3 январь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре “ Күңелле уеннар ”дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар белән төрле уеннар уйналды, табышмаклар, мәкальләр әйтелде. Мәдәни чара кызыклы һәм күңелле үтте.
Концертта Әбде, Шармыш, Ачы һәм Үзәк авылы үзешчәннәре катнашты.
Әлеге фестиваль кысаларында 5 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортының «Сәйдәш» үзешчән театр коллективы Т. Миңнуллиннын «Ай булмаса, йолдыз бар» дип исемләнгән драма әсәрен сәхнәләштерде.
Турнирда 8 команда катнашты: Сауш, Тилэже, Иске Жори, Олы Мэтэскэ, Шэдке, Югары Кибэхужа, Телэче hэм "Юность" спорт мэктэбе командасы.
Теләче урта мәктәбендә кышкы каникуллар вакытында, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр һәм республика олимпиадаларына әзерлек оештырыла. Физика укытучысы И.Х.Алексеева, тарих укытучысы Т.Р. Шакуров укучыларын республика олимпиадаларына әзерләделәр. Теләче мәктәбе укучылары кышкы каникулларны файдалы итеп үткәрәләр.
Кышкы каникуллар Яңа ел бәйрәмнәре белән балалар һәм олылар өчен тоташ бер бәйрәм көннәренә әйләнәләр. Яна елда бәйрәм чыршысы тирәсендә ,матур тормышка шатланып, җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, күнел ачалар. Аннары балалар һәм олылар кар сыннары янында уйныйлар, тау шуалар. Шулай Яңа ел шатлыклы һәм бәхетле мизгелләре, кышкы каникуллары белән күңелләрдә кала. Ата- аналар балалары белән бергә рәхәтләнеп ял итәләр. Теләче урта мәктәбе укуылары кышкы каникулларны бик күңелле үткәрәләр.
7 нче гыйнвар көнне рус халкы өчен көтеп алынган зур бәйрәм – Христос туган көн бәйрәм ителә. Олылар һәм балалар бәйрәм чыршысы бизиләр. Бәйрәм чыршысы тирәсендә ,матур тормышка шатланып, җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, күнел ачалар. Бу бәйрәм һәрбер кеше күнелендә дуслык, яхшылык һәм мәрхәмәтлелек хисләре уята. Барыгызга да исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет-шатлыклар теләп калабыз. Бәйрәм белән котлыйбыз!
Кадерле балалар һәм әти –әниләр! Яңа ел каникуллары дәвам итә. Каникулларны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү һәркемнең үзеннән тора. Яңа елда сәламәтлекне дә ныгытып калырга кирәк.Сез ничек үткәрәсез яңа ел каникулларын? Безгә язып җибәрә аласыз.#НовогодниепразникиТСОШ
Баландыш төп мәктәбенең 4 нче класс укучысы Тимербаев Раиль Кыш бабайга хат язган булган. Ул анда бадминтон таягы һәм бадминтон кроссовкилары сораган. Раильнең хыялы тормышка ашты. Кыш бабай бүләген Татарстанның Бадминтон Федерациясе башлыгы Павел Фомин тапшырды. Раиль профессиональ бадминтон эпикировкасына ия булды. Аңа яраткан спортында уңышлар телибез!