ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3 нче гыйнвар көнне Кыш бабай белән Кар кызы авылның иң күп китап укучыларын котлап, бүләкләр тараттылыр һәм үзләренең изге матур теләкләрен юлладылар. Мондый матур чаралар, китап укучыларыбызның санын тагын да арттырыр дип ышанып каласы килә.

Викториналар үткәрү, яңа белемнәр алу, яңа китаплар белән танышу, акцияләр – болар барысы да китап укучылар өчен 2020 елның гыйнвар башында Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.

Бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте. Балалар Кар Кызы һәм Убырлы карчык белән бергә күп төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үтте. Бәйрәмгә чын Кыш бабай килде! Күңел ачу дәвам итте! Балалар матур күренешләр, җыр-биюләр белән сөендерделәр, Убырлы карчык конкурсларында актив катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы һәр катнашучыга яңа ел бүләкләре һәм сувенирлар тапшырдылар. Бәйрәм чыршы янында әйлән-бәйлән һәм җырлар белән тәмамланды.

3 нче гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсендә Россия музейлары көне уңаеннан: “Казан музейлар шәһәре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә музейлар һәм аларның барлыкка килү тарихын тасвирлаган төрле китаплар тәкъдим ителде.

Оештыручылар балаларга "Исәнме Яңа ел" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы әзерләделәр. Балалар сагынып көтеп алган кунакларын– Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Балалар конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр күңел ачтылар. Чарада катнашучыларның барысы да Кыш бабайдан баллы бүләкләр алды.

Мондый күңел ачу чарасы барысына да ошый: балаларга да, өлкәннәргә дә! Барысы да актив катнашалар, күңел ачалар! Лоторея концерт номерлары белән чиратлашып барды.  Чарадан  барысы да канәгать калды, чөнки җиңелүчеләр юк, һәркем бүләк-сюрприз ала алды!

31 нчы декабрь көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә "Хуш киләсең Яңа ел" дип исемләнгән музыкаль күңел ачу программасы булып узды. Бәйрәм кичәсе "Абыстайлар" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсе барлык буыннарны берләштерә һәм монда  һәркем үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуга өметләнә.

31  декабрь көнне  Шәтке авылы мәдәният йортында китапханәче белән мәдәният йорты директоры Яңа ел лотереясы уйнаттылар.

 30 декабрь көнне  Шәтке авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре "Яңа ел тамашасы"  дип исемләнгән яңа елны каршылау кичәсе үткәрделәр .

Матур итеп бизәлгән чыршы янына авылның барлык балалары да килде. 
Яңа ел-көтеп алынган теләкләрнең тормышка ашу вакыты, һәм нәниләр өчен яңа ел бәйрәмен көтү Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашудан тылсымлы тәэсир белән бәйле. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International