31 нчы декабрь көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә "Хуш киләсең Яңа ел" дип исемләнгән музыкаль күңел ачу программасы булып узды. Бәйрәм кичәсе "Абыстайлар" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсе барлык буыннарны берләштерә һәм монда һәркем үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуга өметләнә.