Викториналар үткәрү, яңа белемнәр алу, яңа китаплар белән танышу, акцияләр – болар барысы да китап укучылар өчен 2020 елның гыйнвар башында Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
4 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә язучы Николай Сладков иҗаты буенча «Повелитель природы» дип исемләнгән әкиятләр уку һәм фикер алышу сәгате булып узды. Китап укучылар Сладковның китап геройлары, аның көлкеле һәм асыл җәнлекләре белән бергәләп тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт кылдылар. Сәяхәткә киткәнче балалар авторның тормыш юлы белән таныштылар. Аннары язучы аларны, канатлылар, йонлылар һәм тәңкәлеләр яши торган, урман дип аталучы искиткеч матур яшеллек иленә чакырды. Анда балаларны бик күп кызыклы ачышлар һәм шулкадәр күп табышмаклар каршы алды. Нәтиҗәдә «Урман табышмаклары» барысы да чишелде.
«Җирне, табигатьне саклау өчен, аны яратырга кирәк, ә ярату өчен – өйрәнергә кирәк». Н.Сладкованың әлеге сүзләре балаларга бик нык ошады һәм ул уен - сәяхәтнең девизы булып торды.