ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге чараның төп максаты - укучыларны чын сынауларга психологик яктан әзерләү. Имтиханда катнашучы укучыларга зур уңышлар телибез!

"Интернет" челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес кысаларында мәгълүмати куркынычсызлык буенча Бөтенроссия контроль эше башланды. Безнең мәктәп укучылары әлеге тестта катнашты. Һәр тестта яшь төркемнәрен исәпкә алып эшләнгән 20 сорау тәкъдим ителде, алар мәгълүмати куркынычсызлыкның төп аспектларын үз эченә ала: мәгълүмати, куллану, техник һәм коммуникатив .

17   нче   декабрь  көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  11 нче   һәм   9 нчы  сыйныф  укучыларының   рус теле    буенча  имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү  үткәрелде. Теләче  муниципаль районы 9  нчы  һәм 11 нче  сыйныф  укучылары  рус теленнән    дәүләт имтиханындагы кебек  биремнәр эшләделәр.  Өйрәнү тибындагы имтиханнар   бик нәтиҗәле  үтте.   

Моннан егерме алты ел элек 1993 елның декабрендә бөтенхалык тавышы белән кабул ителгән Төп Закон җәмгыятебезнең социаль-сәяси һәм икътисадый тормышының төп принципларына нигез салды.

5 декабрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты каршында эшлэп килүче Нәфис сүз һәм "Сандугач"җыр берләшмәсе үзешчәннәре Арча районында узган Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара сайлап алу фестиваль-конкурсында катнаштылар.2 нче сайлап алу турына-Казан шәһәренә чакыру һәм Сертификат белән бүләкләнделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында, Айдар авылы китапханәчесе, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар өчен "Китап. Шәфкать. Игелек” дип исемләнгән акция игълан итте . Китапханәче аларга китап һәм журналлар китерү белән беррәттән, өлкәннәрне яңа китаплар белән дә таныштырды.

Китапханәчеләргә  Гиниятовага Л .Г. һәм  Махмутовага Г.В,  Д. А. Гранинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Бөтенроссия конкурсында катнашкан өчен сертификат тапшырылды.

Китапханәче ”Сәләмәтлек үз кулыңда” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Әңгәмәдә катнашучылар “Дөньяда иң кечкенә бәхет –байлык, иң зур бәхет сәламәтлек” дигән әсәрне рольләргә бүлеп укыдылар. Әңгәмәбез табышмаклар, татар халык мәкальләре белән үрелеп барды. 

Һәм аның максаты, әлбәттә инде, спорт рекордлары түгел, ә өлкән яшьтәге кешенең ничек яшәргә тиешлеген пропагандалау.

14 декабрь көнне Олы Нырсы авыл мәдәният йортында, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан  үтүче “Җиңү безнең йөрәкләрдә” район конкурсы кысаларында  С.Сәүбанова әсәре буенча  куелган “Күпер”  спектакле сәхнәләштерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International