ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 декабрь көнне Ачы авылы мәдәният йортында, инвалидлар декадасы уңаеннан, “Башкалар кебек түгелләр” дип исемләнгән тематик сәгать уздырганнар.

12 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2020" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Юсупова Сәринә Гафур  кызы  3 нче урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!

13 нче декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе  укучылары, Сауш төп мәктәбендә уздырылган“Буыннар җебе” дип исемләнгән проектлар конкурсында катнашты. Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышына, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында белем бирү оешмалары, музейлары эшчәнлеге аша иҗади активлыкны үстерү юлы белән гражданлык-патриотик тәрбияләү.

Сауш төп мәктәбендә узган “Буыннар бәйләнеше” конкурсында  Теләче урта мәктәбе укучылары Трофимова Альбина, Фәхретдинова Регина һәм  Зиннәтова Азалия  “Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эшчәнлек” номинациясендә  дипломга лаек булдылар. Укучыларга  киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Котлыйбыз!


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

                                              

16 нчы декабрь көнне 14.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 34 нчеутырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары А. Г. Фәтхуллин  алып барды.Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, район прокуроры Р.Ф. Сөнгатуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары А.А. Тимерханов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

13 нче декабрь көнне Байлар Сабасында  ата-аналар комитетының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының зона  этабы  үтте. Теләче урта мәктәбенең  8 б сыйныфы  ата-аналар комитеты көч сынашты. А.М. Гильфанова җитәкчелегендә мәктәп командасы призёр булды һәм финалда  катнашу хокукын яулады. Котлыйбыз!

12  нче  декабрьдә  Теләче урта мәктәбе укытучылары    Тимербаева М.Р.  һәм  Жукова Р. А. “ Ел укытучысы - 2020” Бөтенроссия  конкурсының муниципаль этабында  катнаштылар. Укытучылар мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Химия укытучысы Тимербаева М.Р.   конкурста   җиңү яулады.  Башлангыч  сыйныф укытучысы Р.А. Жукова призер булды. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

За участие во Всероссийском конкурсе, посвященное к 100-летию со дня рождения Д.А. Гранина, МБУ “Тюлячинская межпоселенческая библиотека”  была награждена сертификатом.

2019 елның 11-12 декабре көннәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәте слеты уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International