Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәте слеты уздырды.

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

2019 елның 11-12 декабре көннәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәте слеты уздырды.

Слет кысаларында уку-укыту семинары һәм тантаналы чаралар оештырылды.

2019 елның 11-12 декабрендә «Заречье» балалар сәламәтләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге» директорлары катнашында 2 көнлек белем бирү семинары узды.

2019 елның 12 декабрендә В.И. Ленин мәдәни-ял итү комплексы базасында, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнарның яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары, яшьләр эшләре органнары вәкилләре һәм «Форпост» үзәкләре җитәкчеләре катнашында тантаналы чара узды. Тантаналы чараны үткәргәндә, яшьләр хәрәкәтен үстерүдә актив катнашканнары өчен, безнең районнан да хәрәкәтнең иң яхшы активистлары – Мәүлиева Зилә һәм Гарипов Адель грамоталар белән бүләкләнделәр. Үзәк директорына мактау грамотасы тапшырылды.

Теләче муниципаль районы делегациясе яшьләр оешмалары активистлары һәм кураторлары арасыннан 12 кешедән торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International