13 декабрь көнне Сауш мәктәбендә "Нить поколений" исеме астында музей макетлары буенча район бәйгесе уздырылды. Үзәк урта мәктәбе укучылары Җиңүнең 75-еллыгына багышланган номинациядә 2 урын яуладылар. Җитәкчесе - Хаҗиева Г.Р.
Әлеге конкурста 6 нчы сыйныф укучысы Фаляхиева Зөбәйдә ( Җитәкчесе Д.Х.Зәйнетдинова) 2 урынны яулады. Ул “ Музеебыз – хәтер сандыгы” дигән проект дәкъдим итте. Котлыйбыз.
Бүген Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп музейларының «Буыннар җебе» дигән макетлар конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышына, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында белем бирү оешмалары, музейлары эшчәнлеге аша иҗади активлыкны үстерү юлы белән патриотик тәрбия бирү. Безнең мәктәп «Экспозиция» номинациясендә Гилазова Э.Р. җитәкчелегендә 1 нче урын алды.Котлыйбыз!
Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышына, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында белем бирү оешмалары, музейлары эшчәнлеге аша иҗади активлыкны үстерү юлы белән гражданлык-патриотик тәрбияләү. Безнең мәктәп 3 нче урынны алды.
13 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, Сауш төп мәктәбендә уздырылган“Буыннар җебе” дип исемләнгән проектлар конкурсында катнашты. Безнең иҗади команда музей эшчәнлеген чагылдырган, “Җиңүгә илткән юллар...” дип исемләнгән макет һәм проект эше белән катнашып, “Җиңүнең 75 еллыгы” номинациясендә беренче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
2019 елның 12 декабрь көнендә Алга авылында яшәүче тыл ветераны Шашабрина Александра Федоровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Александра апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Узәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
13 декабрь көнне Әбде авылы китапханәчесе, Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, "Дәүләтнең төп законы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр, анда балаларны Конституция барлыкка килү тарихының төп этаплары, шул исәптән Россия Федерациясе гражданинының хокуклары һәм бурычлары: тормыш хокукы, шәхси кагылгысызлыкка хокук һәм торакның кагылгысызлыгына хокук, Россия символикасының тарихын тагын бер кат искә төшерделәр. Чара барышында Россия Федерациясе конституция үсешенең тарихын, этапларын һәм төп тенденцияләрен ачучы материаллар, презентация кулланылды.
13 декабрьдә Алан урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Буыннар җебе” конкурсында чыгыш ясадылар. Музей макетында Бөек Ватан сугышын яктырткан экспозицияләргә өстенлек бирелде. Мәктәбебез данын яклаган укучыларга, Файзов И., Галимова Г., Хәлиуллина Я. һәм аларны әзерләгән укытучыларга, Кыямова Г.Р., Фәттахова А.Г., Гатауллина Д.Г. мәктәп администрациясе рәхмәт белдерә. Алдагы конкурсларда уңышлар тели.
1942 год, февраль” дип исемләнгән күрсәтелде.
Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Шармыш авыл китапханәсендә "Бердәмлектә безнең көч" дип исемләнгән күргәзмә урнаштырылды. Күргәзмәдә конституцион хокукка багышланган китаплар, энциклопедияләр һәм белешмә басмалар тәкъдим ителде.