13 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, Сауш төп мәктәбендә уздырылган“Буыннар җебе” дип исемләнгән проектлар конкурсында катнашты. Безнең иҗади команда музей эшчәнлеген чагылдырган, “Җиңүгә илткән юллар...” дип исемләнгән макет һәм проект эше белән катнашып, “Җиңүнең 75 еллыгы” номинациясендә беренче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!