ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

12 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Россия Конституциясе көне уңаеннан "Күңелле балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар белән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Бу көнне «Төрле төстәге дөнья» район иҗади конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр . 3нче сыйныф укучысы Кутузов Тимур (җит. Гиниятова Л. Г.) «Декоратив-гамәли иҗат " номинациясендә 1 урын яулады

Һәр гражданин үз иленең төп законнарын белергә тиеш. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Иске Җөри  авылы китапханәсендә «12 декабрь  Россия Федерациясе Конституциясе  көне » дип исемләнгән күргәзмә  куелды. Китап укучыларга Россия тарихы турында һәм Конституция турында материаллар тәкъдим ителде.

Россия  Конституциясе  көне уңаеннан 12 декабрь көнне Олы Нырсы авыл  китапханәсендә “Үз илеңнең тарихын бел!”  дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында Россия конституциясе тарихы турында сүз алып барылды.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре “Россия Конституциясе – безнең төп закон” дип исемләнгән тарих сәгате уздырдылар. Бу чарада олы сыйныф укучылары катнаштылар. Алар  Конституция РФ китабы белән таныштырылды, законга кагылышлы сорауларга җаваплар алынды. Шулай ук күргәзмә белән таныштылар.

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, безнең Баландыш  төп мәктәбендә дә укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде.

Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 9 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л. һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Виктор дәдәйнең өенә барып, хәлләрен белешеп, кайнар ризыклар белән сыйлап кайттылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.

Китапханәче биргән  сорауларга яшьләр уңай җавап кайтардылар. Әңгәмә вакытында дөреслек, хаклык, ялган турында да күп сөйләшенде.  Яшьләр - "Актыкта хаклык җиңә" -дигән татар халык мәкале белән әңгәмәне төгәлләделәр.

 

Хәзерге заманда балалар иминлеген саклау - иң төп бурычларбызның берсе. Теләче беренче номерлы балалар бакчасында балаларга юл йөрүкагыйдәләрен өйрәтү максаты көндәлек планга кертелә, алар белән тәрбияви чаралар еш уткәрелә.Бүгенге очрашуга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягъфарова Г.Н.  килде.  Ул  юл аркылы дөрес чыгу тәртибен, машинада йөргәндә махсус креслода утырып йөрергә, киемнәргә ут кайтаргыч элементларын тагарга кирәклеген искәртте. Балаларның тырыш булуларын, бик куп билүләренбилгеләп үтте һәм юл йөрү кагыйдәләренә багышланган мультфильмнар курсәтте.

Безгэ Югары Кибэхужа урта мэктэбенен мэктэпкэчэ яшьтэге  балалар янына кунакка “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. килгән иде. Балалар тәрбиячеләре  белән берлектә кызыклы шөгыльләр күрсәттеләр. Педагоглар уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын ныгыттылар, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юлларда игътибарлы булырга өйрәттеләр. Чара ахырында Ягъфәрова Г. Н. балалар белән юл куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрде һәм аларга бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International