Безгэ Югары Кибэхужа урта мэктэбенен мэктэпкэчэ яшьтэге балалар янына кунакка “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. килгән иде. Балалар тәрбиячеләре белән берлектә кызыклы шөгыльләр күрсәттеләр. Педагоглар уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын ныгыттылар, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юлларда игътибарлы булырга өйрәттеләр. Чара ахырында Ягъфәрова Г. Н. балалар белән юл куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрде һәм аларга бүләкләр тапшырды.