Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 9 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л. һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Виктор дәдәйнең өенә барып, хәлләрен белешеп, кайнар ризыклар белән сыйлап кайттылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.
Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә. Чаранын максаты: ялгыз яшәүче авыруга игътибарны арттыру.