Бүген Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп музейларының «Буыннар җебе» дигән макетлар конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышына, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында белем бирү оешмалары, музейлары эшчәнлеге аша иҗади активлыкны үстерү юлы белән патриотик тәрбия бирү. Безнең мәктәп «Экспозиция» номинациясендә Гилазова Э.Р. җитәкчелегендә 1 нче урын алды.Котлыйбыз!