2019 елның 12 декабрь көнендә Алга авылында яшәүче тыл ветераны Шашабрина Александра Федоровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Александра апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Узәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.