5 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен һәм кайткан кунаклар өчен, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Бергә булыйк, бердәм булыйк” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар “Бердәмлектә безнең көч”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, тематик презентация карадылар, күңелле старт уеннарында катнаштылар. Чара ахырында балалар дуслык темасына плакат ясадылар.
Югары Кибәхужа авыл җирлеге белән берлектә Максабаш мәдәният хезмәткәрләре дә элеге ярминкәдә катнаштылар. Авылдан алып килгән сөт – каймак, каз - үрдәк түшкәләрен, төрле яшелчә, кайнатмалар сатылды. Шулай ук кулдан бәйләнгән оекбаш - бияләйләр һ.б. әйберләрне шәһәр халкы бик яратып алды. Ярминкә бик күңелле узды.
6 ноябрь көнне Олы Нырсы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан “Үз илеңнең тарихын бел!” дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында Татарстан конституциясе тарихы турында сүз алып барылды.
Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләренең тәрбия һәм белем бирү программасында балаларда сынлы сәнгатькә кызыксыну уяту, сурәтли белү күнекмәләрен камилләштерү, иҗади сәләтләрен формалаштыру бурычлары күрсәтелә. Әлеге бурычларны гамәлгә ашыруда әвәләп ясау шөгыленең әһәмияте чиксез зур.Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә тәрбияләнүче балалар да әвәләү шөгылен бик яраталалар. Шулай ук алар үзләренең һәм иптәшләренең эшләренә бәя бирергә өйрәнәләр.
Мәгарифне модернизацияләүнең яңа этабында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү педагогик берләшмәләр алында торган бурычларның берсе. Педагоглар арасында педагогик хезмәттәшлекнең бик күп формалары бар. Шуларның берсе булып тәҗрибә уртаклашу тора. Бүген үзенең эш тәҗрибәләре белән 1 категорияле тәрбияче Исхакова Л.Ф. бүлеште. Ул зурлар төркеме балалары белән рәсем шөгыле үткәрде. Шөгыль барышында тәрбияче күрсәтмә һәм дидактик материаллар, техник чаралар файдаланды. Әлеге чаралар балаларга теге яки бу эшне аңлаешлы итеп аңлатырга һәм күрсәтергә ярдәм итә.
Яктылык кайтаргыч элементлар- фликерлар җәяүле кешене яки велосипедчыны юлларда коткаручылар санала. Киемнәренә яктылык кайтаргычлар беркетелгән кешеләрне автомобиль фарасы яктылыгында 400 м ераклыктан да күреп була. Тәүлекнең караңгы вакытында фликерлар кеше гомерен саклап калырга бик нык ярдәм итә.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2019 нчы елда 3 нче саны дөнья күрде. Без анда китапханәдә булган барлык яңалыкларны яктыртабыз.
Әлеге истәлекле датага багышлап Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Конституция-илнең төп китабы » дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелды. Бүген без республикабыз белән горурлана алабыз, чөнки ул барлык өлкәләрдә дә уңышка ирешә һәм чәчәк ата. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга тәкъдим ителде. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре, яшьләрне авылыбызда оешып килуче музейдагы экспонатлар белән таныштырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” конкурсына гаризалар алуны дәвам итә. Ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.