ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Шул уңайдан, Олы Мәтәскә мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре,яшьләр катнашында, “Көйне танып бел”дип исемләнгән музыкаль бәйге үткәрелде. Бу бәйге ике командага бүленеп алып барылды (кызлар һәм егетләр ). Бәйгенең шарты җыр һәм башкаручының исемен танып белү иде. Бәйгедә дуслык җиңде.

Бу көн Олы Мәтәскә мәдәният йортында да билгеләп үтелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга бу көннең кайчан кабул ителүе, Төп законның аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерүен аңлатып үттеләр.

3 һәм 4 ноябрь көннәрендә Әбде авыл мәдәният йортында һәм Саба районы Кече Кибәче авылы клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Дус яшибез-татар илендә» дип исемләнгән бәйрәм концертлары булып узды.Залда авылның өлкән кешеләре генә түгел, яшь буын вәкилләре дә җыелган иде.

Безнең балалар бакчасы математик үсеш буенча Федераль инновацион мәйданчык булып тора, шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга математиканы өйрәтү кызыклы уеннар,  күңел ачу һәм шул исәптән  төрле конструкторлар аша үткәрелә. Конструктор белән математик сәләтләрне үстерү буенча бала белән тәрбияченең  уртак эшчәнлеге барышында балаларда туплану, мөстәкыйль фикерләү, белемгә омтылыш кебек гадәтләр эшләнә.

«Бердәмлек” төшенчәсе  әлбәттә  инде бергә туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкь  менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга  ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шушы истәлекле датага багышлап Иске  Җөри  авылы китапханәсендә “Без көчле, бердәм халык” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Китапханәдә куелган китап кургәзмәсенә күзәтү ясалды.

Ул – Республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм Республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.  Татарстан Республикасының 27 еллыгы уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә  «Конституция һәм Татарстанның дәүләт  символлары ” дип исемләнгән  информацион сәгать узды. Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Кичә азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә куелган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Китапханәдә  уздырылган "Каникулда китап белән” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать кысаларында  китапханәнең  актив укучыларына  кызыклы  яңа  китаплар тәкъдим ителде.

2 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында Арча районыннан килгән ызындашлар белән берлектә «Дуслык күпере» дип исемләнгән концерт үткәрелде. Әлеге очрашуда Арча районының төрле авылларыннан килгән  үзешчәннәр чыгыш ясадылар.  

Бу көнне Теләче 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Мингазова Г.Р. , Хазинурова Г.Р. , логопед Шәймәрдәнова М.Н. һәм Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Зиннатова И.Н.  белән Мөхәммәдиева М.Ф. ачык шөгыльләр үткәрделәр. Алар, район мәгариф бүлеге белгечләреннән торган, жюри әгъзалары алдында һөнәри осталыкларын, төрле яшьтәге балалар аудиториясе белән эшли белүләрен күрсәттеләр.

4 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният йорты үзешчәннәре район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Максабаш авылында республика программасы кысаларында төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International