Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 ноябрендә кабул ителде.

2019 елның 8 ноябре, җомга

Ул – Республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм Республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.  Татарстан Республикасының 27 еллыгы уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә  «Конституция һәм Татарстанның дәүләт  символлары ” дип исемләнгән  информацион сәгать узды. Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Кичә азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә куелган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International