ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

12 ноябрь көнне район Советының актлар залында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов рәислегендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елнын 9 ноябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә  мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында    кул көрәше буенча республика беренчелеген һәм чемпионатын үткәрде.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  10 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.

Бу көнне Теләче 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Мингазова Г.Р. , Хазинурова Г.Р. , логопед Шәймәрдәнова М.Н. һәм Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Зиннатова И.Н.  белән Мөхәммәдиева М.Ф. ачык шөгыльләр үткәрделәр.

Безнең балалар бакчасы математик үсеш буенча Федераль инновацион мәйданчык булып тора, шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга математиканы өйрәтү кызыклы уеннар,  күңел ачу һәм шул исәптән  төрле конструкторлар аша үткәрелә


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. 


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Балаларның көзге каникул чорын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Эх, күңелле каникуллар” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балалар квест – уенда катнаштылар. Кызыклы китаплардан өзекләр укыдылар, кроссвордлар, башваткычлар чиштеләр. Ял кичәсе җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.

5 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе, клуб белән берлектә «Хыялый балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар өчен «Гореф гадәт, йола югалмаган» дип исемләнгән онытыла барган уеннар кичәсе үткәрде. Китапханәче балаларны «Татар халкының милли йолалары» дип исемләнгән презентация белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичә барышында «Биш пар”, «Наза», «Гөлбану», “Йөзек салыш”  җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтык.   

“Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шуны күздә тотып 4 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне» исеме астында  китап күргәзмәсе төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International