Балаларның көзге каникул чорын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Эх, күңелле каникуллар” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балалар квест – уенда катнаштылар. Кызыклы китаплардан өзекләр укыдылар, кроссвордлар, башваткычлар чиштеләр. Ял кичәсе җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.