«Бердәмлек” төшенчәсе әлбәттә инде бергә туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкь менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шушы истәлекле датага багышлап Иске Җөри авылы китапханәсендә “Без көчле, бердәм халык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Китапханәдә куелган китап кургәзмәсенә күзәтү ясалды.