ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2019 ел
шимбә

Бәйгедә  катнашу өчен җәй күренешләре фонында үзегезне китап белән чагылдырган фотолар китапханәнең электрон почтасында кабул ителә.

Бу җәйге матур көн бәйрәм өчен очраклы гына сайланмагандыр... 9  июль көнне Айдар   авыл китапханәсе мәдәният йорты  белән берлектә иң ныклы, тормыш сынаулары белән сыналган, 52,53, 57 ел бергә гомер иткән, китап укырга яратучы  гаиләләрне тәбрикләде. Аларга сәламәтлек, озын гомер, якын кешеләре тарафыннан игътибар һәм кайгыртучанлык теләделәр.

11 июль  көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Ак каен” балалар бакчасында  "Уеннарда хәрәкәт, хәрәкәттә-бәрәкәт" – дип исемләнгән  күңелле ярышлар уздырды.  Балаларны ике командага бүлеп, төрле уеннарда ярыштырып көч сынашулардан соң дуслык җиңде.

12 июль көнне Иске Җөри  авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. "Һәр көн игелек кыл” акциясе кысаларында,  1 группа инвалид Шакурова Миләүшәнең   өйендә  булды,   аны яңа матбугат белән таныштырды  һәм  яңа китаплар тәкъдим итте.

Бу авыл Әбде авылыннан ерак түгел тау битендә урнашкан, кайчандыр 19 хуҗалыгы булган авыл.
Бу көнне Саба һәм Теләче районнары җитәкчеләре, Игенче авылы халкы, аларның балалары һәм оныклары авыл зиратында мәрхүмнәргә дога кылдылар, Коръән, намаз укыдылар.
Бәйрәм үзәк мәйданда уеннар, конкурслар, артистлар чыгышлары белән дәвам итте.

11 июль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты берләшмәләренең отчет концерты булып узды. “Иң яхшы мәдәният йорты - 2019”  республика конкурсы кысаларында әзерләнгән чыгышларны, районыбызның мәртәбәле жюри членнары бәян итте.

Шулай ук җәй айларында, даими рәвештә, мәдәният йортын бакчасында печән чабу, җыештыру эшләре алып барыла.

Бәйрәм җыр-бию, төрле уеннар белән үрелеп барды.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә ТАССР ның   100 еллыгына багышланган «Лишь тот достоин уваженья, кто чтит историю свою» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар ТАССРның барлыкка килүе һәм үсеше турындагы мәгълүматлар белән таныштылар. Шулай ук китапханәдә әлеге чарага багышлап китап күргәзмәсе эшләнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International