ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2019 ел
шимбә

Балалар өчен су, аның әһәмияте турында төрле әңгәмәләр булды. Балалар бик теләп“ Балалар күзлеге аша су тормышы” диеп аталган рәсем күргәзмәсендә катнаштылар. Ә зурлар төркеме балалары “Суны саклагыз!” дигән акция уздырды. Алар суны эконом тоту максаты белән төрле плакатлар ясап группаларга элделәр. Атна ахырында тәрбиячеләр тарафыннан “Нептун көне“ диеп аталган күңелле чара уздырылды. Балалар командаларга буленеп диңгез пиратының төрле биремнәрен үтәделәр. Шулай ук табышмакларга җаваплар эзләп табып үзләрен аң ягыннан да сынатмадылар. Нәниләр бәйрәмнән шат һәм көр кәеф белән таралыштылар.

Керәшеннәрнең күркәм бәйрәмнәренең берсе - ул "Питрау" бәйрәме. 12 июль көнне Петровский авылында узган "Питрау" бәйрәмендә, Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле  дә катнашты.

16 июль   көнне  Максабаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, «Балачак» исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән, балаларда  табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, чишмэ белән танышу максатыннан,  экскурсиягә бардылар.    Шулай ук, балалар белән хәрәкәтле уеннар да уйналды. Балалар экскурсиядән күтәренке кәеф белән кайттылар.

Питрау ул - чәчәк бәйрәме. Елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән чагы ул. Питрауда кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва тоткан әбиләр.Шушы йолаларны күз уңында тотып, Субаш авыл кешеләре, болынга "Питрау чәчәкләре" җыярга чыкты.

Район мәдәният учереждениеләрендә «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республикакүләм конкурс дәвам итә. Әлеге уңайдан, 13 июль көнне, Максабаш авылы мәдәният йортында «Күңелле ял итегез” дип исемләнгән иҗат концерты күрсәтелде. Әлеге концертта  мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләрнең эшчәнлеге яктыртылды.

Һәр журналның кабатланмас йөзе, кабатланмас стиле һәм үзенең укучысы бар.  Чарада катнашучы балалар «АБВГДейка», «Колокольчик», «Миша», «Веселый колобок», «Мурзилка» басмаларына сәяхәт ясадылар.  Кызыклы һәм танып-белү рубрикаларын карадылар, табышмаклар чиштеләр, журнал битләрендә яшәүче геройлар белән таныштылар. Өлкәнрәк яшьтәге укучылар да игътибардан читтә калмады. Алар өчен «Идел», «1000 Советлар», «Веста», «Казан», «Татарстан» кебек журналлар тәкъдим ителде.  Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды.

Шулай ук китапханәдә «Мои любимые журналы» исмеле күргәзмә эшләнде.

15 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә рус язучысы, драматург Антон Павлович Чеховны искә алу көне узды. Китап укучылар игътибарына «Память о писателе. Чеховские места» исемле презентация күрсәтелде.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Теләче урта мәктәбе укучылары  җәйге каникул вакытында  туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. 16  нчы июль көнне бертөркем балалар Биләрдә “Сәләт “ Форумына катнашу бәхетенә ирештеләр. Балалар 21 нче июльгә кадәр Биләрдә ял итеп, татарча сөйләмнәрен устереп кайтачаклар.Җәйге яллар күңелле үтә.

Танып-белү экскурсиясе витаминнар, аларның кеше өчен файдасы, яшелчәләр, җиләк-җимеш турындагы белемнәрен ныгыту, аралашу барышында балаларның сүзлеген һәм фикерләвен активлаштыру, эмоциональ ярдәмчеллекне үстерү һәм бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү максаты белән узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International