ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2019 ел
шимбә

17 июль көнне Теләченең “Тюлячинка” паркында район халкы рәхәтләнеп ял итте: “Олимп” яшьләр үзәге, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәдәният йорты, китапханә тарафыннан оештырылган чарада шашка-шахмат уйнап, ачык һавада китап укып, рәсем ясап һәм зур экранда кино карап була иде. Хава торышы болытлы булуга да карамастан, райондашларыбыз байтак җыелган иде.

Оештыручылар әйтүе буенча, әлегедәй чаралар һәр атнаның чәршәмбесендә узачак.

Шул уңайдан  Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе төзелде.  Әлеге күргәзмәдә Фәнил Галиевның китаплары һәм тормыш юлын чагылдырган материаллар урын алды.

18 нче июль көнне Субаш авыл китапханәсендә язучы Фәнил Галиевның 80 яшьлегенә багышлап "Үз һөнәремә чакырам" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Ф. Галиевның күп кенә китаплары урын алды.

Җәйге ялны күңелле дә, файдалы да уздырырга кирәкӘлеге максат белән Иске Җөри авылы   китапханәчесе  Гильмутдинова Р.  “Китап белән бергә кояшлы җәйгә” дип исемләнгән чара уздырды. Балалар белән төрле матур китаплар укылды.  Балалар җәй турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр.

Бәйгедә 50ләп көрәшче бил алышты.130 кг үлчәү категориясендә Муса Галләмов, 80 кг — Азат Нурмөхәммәтов, 65 кг — Литва егете Ручянец батыр калды.

Шаронов Михаил Петрович  Шармаш авылы тарихы турында сөйләде.  Уртак көч белән без авыл турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга тырыштык, чөнки безнең «өлкән кешеләр» исән булганда, без әле узган еллар картинасын яңадан торгыза алабыз.   Очрашу барышында Шармаш авылы легендалары турында  презентация каралды. Чарада катнашучылар «Живу и любуюсь родными просторами» темасына үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр. Әлеге очрашуга китапханәдә «История родного края» исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә Теләче районы һәм Шармаш авылы тарихы турында китаплар тәкъдим ителде. Туган якны өйрәнү калейдоскобы кунакларына «Село мое любимое до боли» дигән белешмәлекләр таратылды.

Теләче № 2 балалар бакчасында, "Витаминнар патшалыгы" атналыгы кысаларында, дару үләннәренә карата кызыксыну уяту һәм дару үләннәренең файдасы турында төшендерү максатыннан, уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар якын тирәдә үсүче гадәти үсемлекләрнең дә сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә алулары турында һәм кайбер дару үләннәренең исемнәрен белделәр. Әңгәмә азагында тәрбияче апалары балаларны дару үләннәре турында берничә табышмак белән дә таныштырды.

Асфальтта рәсем ясау конкурсы аларга шундый мөмкинлек бирә. Шул уңайдан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле җәй! " дип исемләнгән мавыктыргыч, матур бәйге үтте. Әлеге чара балаларның сәнгать образлары аша иҗади потенциалын ачуга, әйләнә-тирә дөнья матурлыгы турында балаларның күзаллауларын киңәйтүгә, уртак уңышларга ирешкәндә коммуникатив сыйфатларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде.  Кәгазьдә түгел, асфальтта төсле вак-төяк белән рәсем ясау нәни рәссамнар өчен бәхет. Бүген аяк астында асфальт рәсем дәфтәренә әверелде, ә фантазия чикне белмәде. Асфальт гаҗәеп буяулар белән чәчәк атты: сары кояш нурлары бер-берсен уздырыпбалкыды,  болыннар төрле төстәге чәчәкләргә күмелде, ә зәңгәр күккә таныш булмаган киңлеләргә ракеталар очты.

17 июль көнне Иске Җөри  авылы  китапханәчесе Гильмутдинова Р. "Җәйге әдәби ишегалды" акциясе  кысаларында, «Ак каен» балалар бакчасына  йөрүче балалар белән "Китапханә почтасы"дип исемләнгән чара үткәрде.

Чара барышында балалар мавыктыргыч, матур рәсемле журналлар белән таныштылар, андагы кроссвордларны чиштеләр, әкиятләр укыдылар, рәсемнәр буядылар.  Бергәләп яңа кайткан китапларга күзәтү ясадылар.

17 июль көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Дуслык» мәктәп яны лагерында «Экологик сукмак буйлап сәяхәт» дигән уен - викторина үткәрделәр. Җәйге каникуллар вакытында безнең китапханә балаларны табигать дөньясына җәлеп итәргә, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлатырга тырыша. Әлеге викторинаны уздырганда без экологик проблемаларга игътибар итәргә һәм катнашучылар белән бергәләп аларны чишү юлларын да табарга тырыштык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International