17 июль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. "Җәйге әдәби ишегалды" акциясе кысаларында, «Ак каен» балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Китапханә почтасы"дип исемләнгән чара үткәрде.
Чара барышында балалар мавыктыргыч, матур рәсемле журналлар белән таныштылар, андагы кроссвордларны чиштеләр, әкиятләр укыдылар, рәсемнәр буядылар. Бергәләп яңа кайткан китапларга күзәтү ясадылар.