Максабаш авылы китапханәсендә Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулуга багышланган “Минем китапханәмдә, Татарстан китап нәшриятында чыккан иң борынгы китап” акциясе кысаларында китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларга китапханә фондында сакланган иң олы китаплар тәкъдим ителде һәм китапларга күзәтү үткәрелде.
Китапханәсез авылларны китап укуга җәлеп итү, китап белән тәэмин итеп тору максатыннан күчмә китапханәләр китапханә эшчәнлегендә әһәмиятле роль башкаралар. 23 июль көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова күчмә китапханә белән Тәмте авылына хезмәт күрсәтте.
Без, китапханәчеләр, барысын да – даими укучыларыбызны да, җәйгә генә кайткан балаларны да, китапханәләребезгә күңелле итеп ялларын үткәрергә чакырабыз. Бездә балалар ял итеп кенә калмый, алар яңа дуслар, кызыклы әңгәмәдәшләр дә табалар. Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты директоры Р. Фаляхова белән берлектә төрле яшьтәге балалар өчен "Китап белән Җәй планетасына сәяхәт" дип исемләнгән табигатькә экскурсия оештырдылар.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2019 нче елда 4 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
20 июль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә "Ак каен" балалар бакчасына йөрүче балалар “Безнең балачакка юл китап аша” дип исемләнгән әдәби кунакханәдә булдылар. Әлеге чараның максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балалар китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштылар. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар, әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия якташ язучыбыз Фәнил Галиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан китап укучыларны язучының китаплары белән таныштырды. Фәнил Галиевның “Ерак һәм якын елларда” дип исемләнгән китабына күзәтү ясалды. “Җөри хан” исемле хикәясе кычкырып укылды.
Район мәдәният учереждениеләрендә «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республикакүләм конкурс дәвам итә. Әлеге уңайдан, 19 июль көнне, Айдар авылы мәдәният йортында «Күңелле ял итегез” дип исемләнгән иҗат концерты күрсәтелде. Әлеге концертта мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләрнең эшчәнлеге яктыртылды һәм "Оста куллар"күргәзмәсе оештырылды.
"Минем китапханәдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы" тематик акциясе кысаларында Иске Җөри авылы китапханәсе китап укучылар игътибарына "Татар китап нәшриятына – 100 ел" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте. Әлеге күргәзмәдә кече һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен язылган әсәрләр тәкъдим ителде.
18 июльдә Теләче урта мәктәбендә оештырылган “ Дуслык ” мәктәп яны сәламәтләдерү лагерендә ГТО көне үткәрелде. Балалар ГТО күрсәткечләрен үтәргә тырыштылар , беркем дә читтә калмады. Алар көннән-көн сәламәт яшәү рәвеше белән таныша һәм узләренә үрнәк итеп ала. Балалар физик күнегүләрнең кәефне күтәрүен һәм сәламәтлекне ныгытуын яхшы аңлыйлар.
18 июль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә күп кенә мавыктыргыч хикәяләр, роман-повестьлар авторы Фәнил Ислам улы Галиевка 80 яшь тулу уңаенннан “Ачы хакыйкатьне тормыш шатлыклары аша бирүче – талантлы шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу күргәзмәдә авторның иҗаты һәм китаплары белән танышырга мөмкин. Әдәби иҗаттан тыш, Фәнил Ислам улы уфология, рәсем ясау, музыка, асылташлар җыю, спорт белән мавыга.