ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2019 ел
шимбә

20 июль көнне Питрәчтә “Скорлупино” VI нчы Рәсәй күләм фестиваль узды. Чарада Татарстан районнары җыелма командалары, шул исәптән безнең районның яшьләр командасы да катнашып, йөгерү, эстафета, кулинар баттл һәм башка спорт дисциплиналарында көч сынаштылар.

Әдәби сәгатьтә әдәплелек кагыйдәләрен искә алып, төрле чараларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм дусларыңның моңа карашлары  турында әңгәмә оештырылды.

Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында “ТАССРга 100 ел” дигән стенд эшләп куелды. Стендта дәүләтебез җитәкчеләре, конституция кабул ителү тарихы, дәүләтебезнең элеккеге һәм хәзерге билгеләре һәм башка информацияләр урын алды.

19 июль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Ядкәрь” вокаль ансамбленә йөрүче ансамбль членнары  Максабаш авылы плотинасы буена табигатькә экскурсиягә чыктылар. Учакта  пешкән ризыклар ,самавырда кайнаган чәй белән сыйланып киләчәккә планнар кордылар.

2019 елның 1 июль  көнендә Теләче авылында   яшәүче тыл  ветераны  Нурмөхәмәтова Сания Зарип кызына   95 яшь тулды. Шул уңайдан Сания апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2019 елның 1 июль  көнендә Комаровка авылында   яшәүче тыл  ветераны  Вафина   Оркия Вәли кызына   95 яшь тулды. Шул уңайдан Оркия апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

30 июль көнне иң яшь бәйрәмнәрнең берсе –Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә.

  Бүген Теләченең 2нче балалар бакчасында да Дуслык көне билгеләп үтелде.

20   нче июль көнне Теләче муниципаль районы яшьләр командасы “ Скорлупино”бөтенроссия  фестивалендә катнашып кайтты. Теләче муниципаль районы яшьләр командасы “ Скорлупино”бөтенроссия  фестивалендә барлык ярышларда актив катнашты һәм 4 урыннны яулады. Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Назипов ярышларда аеруча активлык күрсәтте һәм  йомырка боулингы ярышында 1 урынга лаек булды. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз.  Молодцы!

Ут җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел , саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казаларга сәбәпче дә була ала.  23 июль  көнне Максабаш авылы китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә «Ут кешенең дусты  һәм дошманы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды.  Соңыннан балалар утның дус та дошман да икәнен аңлатып рәсем ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International