«Скорлупино»

2019 елның 3 августы, шимбә

20 июль көнне Питрәчтә “Скорлупино” VI нчы Рәсәй күләм фестиваль узды. Чарада Татарстан районнары җыелма командалары, шул исәптән безнең районның яшьләр командасы да катнашып, йөгерү, эстафета, кулинар баттл һәм башка спорт дисциплиналарында көч сынаштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча,призлы урыннар түбәндәгечә:

1 урын – Саба районы

2 урын – Питрәч районы

3 урын – Менделеевск

4 урын – Теләче районы

Фестиваль шулай ук йомырка тәбәсе пешерү буенча Смоленск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы командалары ярышы белән дә истә калды. Узган ел СметаниноFest фестивалендә Смоленск осталары рекорд куйган булса, быел исә “Скорлупино”да безнең пешекчеләр 7777 йомыркадан тәбә пешереп Рәсәй рекорды куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International