ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2019 ел
шимбә

Татар китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан 22 июль көнне Әбде авылы китапханәсе китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә ярдәмендә китап  укучылар татар халкының мәдәнияте һәм тарихы белән таныша, татар теленең бөтен матурлыгын ача алачак.

Бу-велосипедта йөрергә, коенырга, спорт уеннары  уйнарга мөмкин булган вакыт. Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә 17 июль көнне үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар белән  табигатькә "Табигать сукмагыннан җыр белән" дип аталган  экскурсияг чыктылар. Экскурсиядә күңел ачу уеннары үткәрделәр,җәй турында җырлар җырладылар, иң зур тауларга күтәрелделәр, Тәмте авылында булдылар. 
Мондый походлар балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы.

Теләче урта мәктәбе укучылары  җәйге каникул вакытында  туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. 16  нчы июль көнне бертөркем балалар Биләрдә “Сәләт “ Форумына катнашу бәхетенә ирештеләр. Форумга Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән һәм балаларның ял итүләре белән танышкан.   Балалар 21 нче июльгә кадәр Биләрдә ял итеп, татарча сөйләмнәрен устереп кайттылар.Җәйге яллар күңелле үтә.

Ә җәйне җиләкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Җиләк ул баларның яраткан тәм-томы гына түгел, ул әле витаминнар чыганагы да. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен җиләкләргә багышланган атналык була. Балалар бу көннәрдә яраткан җиләкләре турында рәсемнәр ясадылар, табышмакларга җавап таптылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук табигать почмагына барып җир җиләге татып та карау мөмкинлеге дә булды.

2019 елның 19 июль көнендэ Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Корбанова Рабига Мисбах кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рабига апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

15 июльдән 28 июльгә кадәр Теләче үзәк китапханәсендә СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны”, Татарстан Республикасының атказанган юристы, дистәләгән мактау грамоталары иясе, якташ язучыбыз, публицист, шагыйрь Фәнил Ислам улы Галиевка 80 яшь тулу уңаеннан,  “Кабатланмас шәхес” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Теләче үзәк китапханәсендә Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулуга багышланган “Минем китапханәмдә, Татарстан китап нәшриятында чыккан иң борынгы китап” акциясе кысаларында “Китаплар патшалыгы – Татарстан китап нәшрияты” исемле китап күргәзмәсе эшли. Китапханәдә иң борынгы китап булып Шәриф Камалның 1950 елда чыккан сайланма әсәрләр китабы санала.

19 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә күп кенә мавыктыргыч хикәяләр, роман-повестьлар авторы, озак еллар хокук саклау ограннарында эшләгән, районыбызның беренче прокуроры Татарстан Республикасынын атказанган юристы,  якташ язучыбыз Фәнил  Галиевка 80 яшь тулу уңаенннан,  “Әдипләрнең бәхете туган якта, каләм көче туган җирдәдер” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Китап укучылар белән күргәзмәдә урын алган китапларына күзәтү ясалды, язучының рәсем ясау, музыка, асылташлар җыюы турында да мәгълүмат җитерелде.

Айдар авыл китапханәсендә "Минем китапханәмдә Татарстан китап нәшриятында чыккан иң борынгы китап" дип исемләнгән тематик акция кысаларында  китап укучылар игътибарына "Китаплар патшалыгы Татарстан китап нәшриятына - 100 ел" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.
Китапханәдә иң борынгы китап булып Г. Ибраһимовның 1957 елда чыккан "Алмачуар"  китабы санала.

Шахмат уены хәтер, акыл сәләтләрен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала.

Бу көнне  Шармыш авыл китапханәчесе  "алтын яшьтәге" кешеләрнең өйләренә барып шахмат һәм Бөек шахматчылар турында китаплар укырга тәкъдим итте. Шахмат уйный белмәгәч, шашка турниры оештырырга тәкъдим ителде. Китап  укучылар, стажлы, бик теләп шашка уйнарга ризалаштылар.  Уен бик мавыктыргыч үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International