Шахмат уены хәтер, акыл сәләтләрен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала.
Бу көнне Шармыш авыл китапханәчесе "алтын яшьтәге" кешеләрнең өйләренә барып шахмат һәм Бөек шахматчылар турында китаплар укырга тәкъдим итте. Шахмат уйный белмәгәч, шашка турниры оештырырга тәкъдим ителде. Китап укучылар, стажлы, бик теләп шашка уйнарга ризалаштылар. Уен бик мавыктыргыч үтте.