Теләче 2нче балалар бакчасында Дуслык көне

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

30 июль көнне иң яшь бәйрәмнәрнең берсе –Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә.

  Бүген Теләченең 2нче балалар бакчасында да Дуслык көне билгеләп үтелде. Чараның төп максаты балаларны “дус”, “дуслык" төшенчәләре белән таныштыру, аларга күңелле кәеф һәм бәйрәм хисләрен булдыру иде. Бәйрәм көн «Дусларга бүләк» акциясе белән башланып китте: балалар бер-берсенә һәм нәниләргә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Аннан соң бергәләшеп күңелле уен-эстафеталарда катнашып, ярыштылар.

  Өлкән төркем балалары өчен «Нәниләр белән уйныйбыз» акциясендә дә оештырылды: балалар тәрбияче апалары  белән иң кечкенә төркем балаларында кунакта булдылар һәм аларга «Кояш һәм яңгыр», «Автомобильләр» һәм башка уеннар уйнаттылар.

 Көн дәвамында педагоглар әңгәмәләр, уртак эшчәнлек барышында балаларга бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәтнең мөһимлеген һәм кыйммәтен аңларга ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International