Без, китапханәчеләр, барысын да – даими укучыларыбызны да, җәйгә генә кайткан балаларны да, китапханәләребезгә күңелле итеп ялларын үткәрергә чакырабыз. Бездә балалар ял итеп кенә калмый, алар яңа дуслар, кызыклы әңгәмәдәшләр дә табалар. Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты директоры Р. Фаляхова белән берлектә төрле яшьтәге балалар өчен "Китап белән Җәй планетасына сәяхәт" дип исемләнгән табигатькә экскурсия оештырдылар.
Экскурсия үсеп килүче буында табигатькә, әйләнә-тирәлеккә сак караш , укуга мәхәббәт, балаларда гүзәллек хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды.