Балалар зур күләмле рәсемнәр ясарга яраталар.

2019 елның 20 июле, шимбә

Асфальтта рәсем ясау конкурсы аларга шундый мөмкинлек бирә. Шул уңайдан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле җәй! " дип исемләнгән мавыктыргыч, матур бәйге үтте. Әлеге чара балаларның сәнгать образлары аша иҗади потенциалын ачуга, әйләнә-тирә дөнья матурлыгы турында балаларның күзаллауларын киңәйтүгә, уртак уңышларга ирешкәндә коммуникатив сыйфатларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде.  Кәгазьдә түгел, асфальтта төсле вак-төяк белән рәсем ясау нәни рәссамнар өчен бәхет. Бүген аяк астында асфальт рәсем дәфтәренә әверелде, ә фантазия чикне белмәде. Асфальт гаҗәеп буяулар белән чәчәк атты: сары кояш нурлары бер-берсен уздырыпбалкыды,  болыннар төрле төстәге чәчәкләргә күмелде, ә зәңгәр күккә таныш булмаган киңлеләргә ракеталар очты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International