17 июль көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Любимое село в зеркале времён» исемле калейдоскоп үткәрелде.

2019 елның 20 июле, шимбә

Шаронов Михаил Петрович  Шармаш авылы тарихы турында сөйләде.  Уртак көч белән без авыл турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга тырыштык, чөнки безнең «өлкән кешеләр» исән булганда, без әле узган еллар картинасын яңадан торгыза алабыз.   Очрашу барышында Шармаш авылы легендалары турында  презентация каралды. Чарада катнашучылар «Живу и любуюсь родными просторами» темасына үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр. Әлеге очрашуга китапханәдә «История родного края» исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә Теләче районы һәм Шармаш авылы тарихы турында китаплар тәкъдим ителде. Туган якны өйрәнү калейдоскобы кунакларына «Село мое любимое до боли» дигән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International