16 июль көнне Максабаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, «Балачак» исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән, балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, чишмэ белән танышу максатыннан, экскурсиягә бардылар. Шулай ук, балалар белән хәрәкәтле уеннар да уйналды. Балалар экскурсиядән күтәренке кәеф белән кайттылар.