3нче июльдән 7сенә кадәр Теләче беренче номерлы балалар бакчасында “Су атналыгы” булып узды.

2019 елның 20 июле, шимбә

Балалар өчен су, аның әһәмияте турында төрле әңгәмәләр булды. Балалар бик теләп“ Балалар күзлеге аша су тормышы” диеп аталган рәсем күргәзмәсендә катнаштылар. Ә зурлар төркеме балалары “Суны саклагыз!” дигән акция уздырды. Алар суны эконом тоту максаты белән төрле плакатлар ясап группаларга элделәр. Атна ахырында тәрбиячеләр тарафыннан “Нептун көне“ диеп аталган күңелле чара уздырылды. Балалар командаларга буленеп диңгез пиратының төрле биремнәрен үтәделәр. Шулай ук табышмакларга җаваплар эзләп табып үзләрен аң ягыннан да сынатмадылар. Нәниләр бәйрәмнән шат һәм көр кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International