Һәр журналның кабатланмас йөзе, кабатланмас стиле һәм үзенең укучысы бар. Чарада катнашучы балалар «АБВГДейка», «Колокольчик», «Миша», «Веселый колобок», «Мурзилка» басмаларына сәяхәт ясадылар. Кызыклы һәм танып-белү рубрикаларын карадылар, табышмаклар чиштеләр, журнал битләрендә яшәүче геройлар белән таныштылар. Өлкәнрәк яшьтәге укучылар да игътибардан читтә калмады. Алар өчен «Идел», «1000 Советлар», «Веста», «Казан», «Татарстан» кебек журналлар тәкъдим ителде. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды.
Шулай ук китапханәдә «Мои любимые журналы» исмеле күргәзмә эшләнде.