6 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә сәнгатькә, А.С. Пушкин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү турында әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәдә оештырылган “Рус шигърияте кояшы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе китапханә укучыларын бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмә янында тәкъдим ителгән басмаларга күзәтү үткәрелде, биредә әдәби сәгать вакытында А.С. Пушкин әкиятләре буенча әдәби викторина уздырылды.
Әлеге дата 2002 елга кадәр Россиянең суверенитет алу турында декларация кабул ителгән көн буларак билгеләп үтелде. Россия көне уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә “Откуда есть пошла земля русская» дип исемләнгән күргәзмә - презентация ясалды. Күргәзмәнең бүлекләре Россия тарихы, аның традицияләре турында сөйли. Беренче бүлектә Россиянең данлыклы шәхесләре турындагы китаплар урнаштырылды, ул шәхесләрдән башка Дәүләтне бер ничек тә күзаллап булмас иде. Россия халыкларының тормышы турында, һәр китап укучыга китапханәче сөйләп торды.
"Сабантуй" – "сабан бәйрәме" сүзләреннән тәрҗемә ителгән. Чараның чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануына бәйле булуын аңлау кыен түгел. Спорт ярышлары һәм үзенчәлекле уеннар-Сабантуйның традицион атрибутлары булып тора. Шулай ук "Иң оригиналь татар милли костюмы"конкурсы үткәрелде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 9 июнь көнне-Айдар авыл сабантуе мәйданында да кичкә кадәр дәртле җырлар тынмады. Халык күңелле уеннар, татарча көрәш карап хозурланды, бәйрәм иттеләр.
Китапханәче Гильмутдинова Р. мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар янына килде. Укучыларга Россия символларының төшенчәләрен аӊлатты балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.
Китапханәче нәниләрне китап укырга «әдәби мәйданчыкка» җыйды. Ул нәниләргә әкиятләр укыды, уеннар оештырды.
14 нче июнь көнне районыбызда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану, агропромышленность һәм азык – төлек сәясәте буенча Комитеты һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының аграр комплексны үстерү буенча Комитетларының берләштерелгән утырышы узды. Депутатлар “Теләче” сәнәгать паркында һәм “Гыйниятуллин С.Ш.” крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.
14 нче июнь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 28 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды.
14 нче июнь көнне, Теләче урта мәктәбендә, районыбызның 9 нчы сыйныф укучылары тарих, физика һәм география фәннәре буенча төп дәүләт имтиханнары тапшырдылар . Уңышлар телибез сезгә, балалар !