Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Сабантуй Россия халыкларын берләштерүче һәм аларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирүче бәйрәм булып тора. 9 июнь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова авыл активлары белән берлектә «Сабантуй» бәйрәмен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.
Сабан туенда олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте, милли көрәш карады, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, уеннарда җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар һәм өйләренә якты тәэсирләр белән таралыштылар. Сабантуй мәйданында күңелле җырлар, нәфис сүз, уен-көлке кичкә кадәр яңгырады. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «В волшебной Пушкинской стране» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре, әсәрләре, шулай ук язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тупланган буклетлар тәкъдим ителде.
Бу көнне, гадәттәгечә, районыбыз халкы Россия көнен билгеләп үтә. Ул көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Туган илебезнең хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Конкурстан тыш, китапханәнең үзендә дә китап күргәзмәсе оештырылды, анда дәүләтебез тарихы һәм илебезнең бүгенге көне турындагы китаплар тәкъдим ителде.
Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән, Россия көне уңаеннан, «Мин Россия гражданы» темасына ачык һавада патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул иткән көн турында белделәр, дәүләт символлары белән таныштылар. Соңыннан балалар мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Әлеге күргәзмәдә балаларның кул эшләре куелган иде.
Кечкенәдән үк нәниләр бармак белән рәсем ясый башлыйлар, аннары инде каләм яки кисть алалар. Күкчә авылы китапханәсендә «Тылсымлы сүзләр» берләшмәсенә йөрүче балалар «Мин буярга яратам! " акциясенә кушылдылар.
12 июнь көнне Айдар мәдәният йортында үткәрелгән «Сиңа, багышлыйбыз, Россия» дип исемләнгән рәсем конкурсы Россия көнен бәйрәм итү кысаларында узды. Конкурс яшүсмерләрнең патриотик аңын формалаштыру, үз Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
Викторинада югары сыйныф укучылары катнашты. Алар Россия тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Бу көнне бөтен ил буенча күп кенә тантаналы бәйрәм чаралары уза. 12 июнь көнне Шәтке авылы китапханәчесе "Россия-минем Туган илем» дип исемләнгән Шәтке урта мәктәбендәге лагерь балалары белән интеллектуаль уен үткәрделәр. Россия көне - илнең иң яшь һәм иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе, мөгаен.
Сәхнәдә районның иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырылды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларына мактау грамоталары, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Айдар авыл мәдәният йортының сәнгать фольклор коллективы кунакларны халык традицияләрен һәм йолаларын күрсәтүче чыгышлар белән каршы алды.