Сабантуй күптән Халыклар дуслыгы символына әверелде. Аны кечкенә авылларда да, районда да зурлап билгеләп үтәләр. Быел сабантуй 8 июньдә узды. Теләчелеләр һәм район кунаклары мәйданда очраштылар, анда аларны төрле программа көтә иде.
Сабантуй - ул җәй һәм җылы очрашу гына түгел. Аның күп гасырлык тарихы бар, һәм иң мөһиме ул игенчеләр белән бәйле. Шуңа Күрә Сабантуйны ачу тантанасы да авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын һәм ветераннарын хөрмәтләү белән башланып китте.
Ә аннан соң кызу спорт ярышларын яратучылар милли көрәш буенча турнирда очраштылар. Ат чабышын яратучылар ипподромда берләшкәннәр.
Иҗади номерлар белән барлык кешеләрне җыелган биючеләр һәм җырчылар сөендерде.
Россия көнендә Шармыш авыл китапханәсе «Вместе мы большая сила, вместе мы страна Россия " дип исемләнгән телдән журнал үткәрде. Нинди Россия? Без аның турында нәрсә беләбез? Ватан турында сөйләгәндә без нәрсә белән горурлана алабыз? Россиядә гаҗәеп нәрсә соң? Бу хакта бүген безнең сөйләшү булды.
Җәйге каникуллар алдыннан балалар җәйге уку программасы турында хәбәр иттеләр. Без мәгълүмат стендында мәгълүмат урнаштырдык. Яшь китап укучыларыбызга реклама буклетлары таратылды. Җәйге укулар программасы темасы буенча китапханәдә «кызлар да, малайлар да – барысы да китаплар ярата" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмә янында җәй планнары турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә ахырында без үзләренең җәйге ялыннан алган тәэсирләре, уку китаплары, яңа танышлыклары турында стенгазетта язарга булдык.
Бу көн милли бердәмлек, ирек, гражданлык тынычлыгы һәм татулык, Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә "Мин Россиядә яшим" дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Ил, аның символлары, халкы, истәлекле урыннары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында «Мин Россия гражданины», «Россия балалар өчен» китапларына күзәтү ясалып әңгәмә үткәрелде.
Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Сауш авылы китапханәсендә мәктәп яны лагеренә йорүче балалар белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага информацион сәгать үткәрелде.
Кичә барышында китап укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды. “Я гражданин России” китабына телдән презентация ясалды. Соңыннан балалар сорауларга җаваплар бирделәр.
2019 елның 14 июнь көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Хәлилов Хәбир Хәлил улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хәбир абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә 5 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Почемучки» клубы балалары өчен «Сәламәтлеккә ачкыч» дигән файдалы мәгълүмат ярминкәсе булып узды. Чараның девизы «Здоровье сгубишь – новое не купишь!” Дискуссия өчен, әлбәттә, сәламәт туклану һәм файдалы гадәтләр темасы булды.
Яше – карты, бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Максабаш авылы узешчәннәре дә әлеге бәйрәмдә актив катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм ачылышында катнашып, жыр-бию белән кунакларны каршыласалар, яшь узешчәннәр Сабантуй сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте.
9 июнь көнне Ямбулат авылында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе үткәрелде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте.
8 июнь көнне Теләче авылының үзәк мәйданында халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмдә Ямбулат авылы клубы каршында эшләп килүче "Умырзая" фольклор коллективы да бик актив катнаштылар, бәйрәм күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды.