ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштыру, наркотикларга, алкогольгә һәм тәмәке тартуга тискәре караш булдыру максатыннан Әбде авыл китапханәсе «Мин сәламәтлекне сайлыйм» дигән чара үткәрде, анда балалар күп кызыклы, файдалы мәгълүмат ишеттеләр, әңгәмәдә актив катнаштылар — сорауларга җавап бирделәр, зарарлы гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр, беркем дә битараф калмады.

15 июнь көнне   Иске Җөри авылы китапханәчесе  Гильмутдинова Р.  Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче  “Ак каен”   ял лагерына йөрүче укучылар белән терроризмга каршы “Терроризм гасыр афәте” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрде.    Балаларга экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләнде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук  чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды.  Балалар террорчылык актларының  мисаллары  һәм шул вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

14 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Китап  сөючеләр” берләшмәсенә  йөрүче укучылар  белән “Туган як сукмаклары буйлап”  дип исемләнгән  экологик дәрес  үткәрде.  Әлеге дәреснең максаты  укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү. Укучылар  табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау  – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.

Дәреснең төп максаты булып зур көчкә ия булган китапка мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү торды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапның иң ышанычлы һәм якын дус икәнлегенә төшенделәр. Чара ахырында китапханәче  балаларга  китапны яратырга, кадерен белергә һәм даими укучылары булырга чакырды.

Балаларны рәсем сәнгәтенә тарту,шулай ук, җәйге ялларын күңелле үткәрү максатыннан 16 июнь  көнне Максабаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә,  «Балачак» һәм  “Салават күпере” берләшмәләренә йөрүче балалар белән “Эх ,ямьле син балачагым” дигән исем астында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.Балалар чын рәссам шикелле асфальтка сүрәт төшерделәр.Акбур белән ясаган рәсемнәрдә – аларнынң гаиләләре,дуслары,яраткан уеннары,җәй бизәкләре һәм әлбәттә тынычлыкны чагылдырган ,барысына да нур сибүче кояш сурәтләнгән иде.Балаларның рәсемнәре берсеннән -берсе матур иде.

      2019 елның уңышын вакытында хәм сыйфатлы итеп җыйнап алу максатыннан, район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннары паркын хәм  башка төр авыл хуҗалыгы техникасын, амбар хуҗалыгын әзерләү бара.

     Урып-жыю чоры – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң киеренке вакыт. Шуның өчендә, барлык ашлык җыю техникасы әзерлек сызыгында булырга тиеш, иң мөхиме игътибарны ашлык җыю комбайннарына хәм  ашлык җыюда катнаша торган башка агрегатларга, ашлык җыю  комбайннарын ике механизатор белән тәэмин итәргә хәм шулай ук, кирәкле  запасчастьләрне  алып кайтып, тәэмин итү кебек мәсьәләләрне хәл итү тора.  Шулай ук, иң мөхиме игътибарны амбар хуҗалыгы әзерлегенә – ашлык  складларының әзерлегенә (чистарту, агарту, корткочларга каршы эшкәртү),  ындыр табагындагы машиналарның әзерлегенә (ашлык киптерү, орлык чистарту линияларына хәм машиналарына) бирергә кирәк.

Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә «Мой гимн, мой флаг, моя Россия» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Анда безнең дәүләт тарихы буенча әдәбият, шулай ук илнең бүгенге көне турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәне оештыруда Россиянең дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн тексты кулланылды.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Россия көненә карата 
"Россия Минем Ватаным" дигән викторина үткәрде.

15 июнь көнне Баландыш төп мәктәбендә оештырылган “Кояшкай” лагерына йөрүче балалар ПДН буенча җаваплы Шалахметов Раил Нургалиевич белән очрашты. Ул хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик әңгәмә алып барды. Велосипедта йөрү, зарарлы гадәтләрдән  читтә тору, кичке 11 дән соң урамда йөрмәү, урлашырга ярамау турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International