Икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча " кайнар линия» үткәрү турында.
Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Әлеге акция кысаларында үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән берлектә сәламәт яшәү рәвеше турында Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче “Ак каен” хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән “Наркотикларга каршы бердәм көрәшик” дип исемләнгән әңгәмә алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде. Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.
Хәрәкәтләнү - балаларның үсешен, физик мөмкинлекләрен ныгыта. Хәрәкәтләнгән баланың тәне сәламәт, физик яктан көчле була. Шуңа күрә халык: “Хәрәкәттә - бәрәкәт” дип тикмәгә әйтми торгандыр.
14 июньнән 16 июньгә кадәр Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хуҗин Й. Р. «Тарихи үсештәге Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать " дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашты. «Актаныш районы: тарих һәм мәдәният проблемалары» дип аталган төбәкара Сабантуй-2019 кысаларында Ык елгасы буенда уздырылды.
«Кояшкай» мәктәп яны лагерена йөрүче балалар әлеге уенда бик актив катнашты. Биредә балаларны татар халкының тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштырудан тыш, республикабызда үзенең гореф - гадәтләре һәм мәдәнияте белән күпмилләтле халыкның тыныч һәм тату яшәве, символлардагы төсләрнең әһәмияте турында сөйләнде. Шулай ук Татарстан гимны тыңланды һәм флагы күрсәтелде.
Бәйрәмдә опера һәм эстрада җырчысы, ТР Тукай бүләге иясе, РФ һәм РТ халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Венера Әхәт кызы Ганеева һәм аның шәкертләре дә катнашты.
Татар халык әкиятләре, асылташлар тавы кебек, халык зирәклеген тасвирлаган, гаделлеккә һәм яхшылыкка өйрәтәләр. Алар борыңгы вакытта ата-бабаларының тормыш үзенчәлекләрен, аларның гореф-гадәтләре, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт, намуслылык, әдәплелек һәм кунакчыллыкны күрсәтәләр. Балалар бик теләп "Ай Һәм Кояш", "Өч кыз", "Камыр-батыр"әкиятләрен тыңладылар. Әкият тарихын тыңлаганнан соң, балалар сорауларга җавап бирделәр, геройларның гамәлләре, явызлыкны җиңү, әти-әниләргә ихтирам һәм хөрмәт турында, гади кешеләрнең игелеклелеге турында фикер алыштылар. Соңыннан "Кырмысказки" татар телендәге мультфильм карадылар, рәсемнәр ясадылар.
Баландыш төп мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагерына йөрүче балалар авыл хуҗалыгы эшчеләре белән таныштылар.
Хәрмәтле әти-әниләр ,җәй табигатьнең иң матур фасылларының берсе. Шул ук вакытта балалар куркынычсызлыгы ягыннан да иң куркыныч вакытларның берсе.Шуңа курә,балаларны да аеруча күзәтергә,алар белән әңгәмэлэр үткәрергә кирәк.Онытмагыз,сезнең игътибар бик мөхим!