ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе "Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге» тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 15 июнь  көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Юзеева Наилә Гәзиз кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Наилә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

19 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә балалар Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Светофор ярдәмгә ашыга» дигән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Әмма сәяхәткә киткәнче, балаларга шифрограмманы киңәйтергә туры килде.  Сәяхәт вакытында балаларга кайбер биремнәрне үтәргә тәкъдим ителде, башта «Автомобильчеләр» һәм «велосипедчылар» командаларына бүленеп бирелде.

16 июнь көнне Иске Җөри  авыл китапханәчесе Рузалия Гильмутдинова, чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, “Ак каен” лагерына  йөрүче балалар  белән  авылдагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче  балаларны  чишмәнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда,  ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде. Балалар чишмәнең саф суыннан авыз иттеләр.

Фестивальдә Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән җыелма командалар катнашты. Ярышлар программасы буенча ГТО III-IV баскычында катнашучылар түбәндәге төрләрдә ярыштылар: йөзү, отжимание, алга наклон, йөгерү, урыннан сикерү, ГТО эстафетасы һәм тестлаштыру.

  Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта ОФП буенча Шәтке урта мәктәбе укучысы Диана Җәләева 2 урынны яулады.

12 июнь көнне барлык илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә.  Шушы көнгә карата Ямбулат авылы китапханәсендә  «Вместе мы – большая сила, вместе мы – страна Россия!» дигән әдәби сәгать уздырылды.
  Максаты: укучыларда Ватанга мәхәббәт, туган якка, өлкән буынга карата хөрмәт һәм ихтирам аша әхлакый - патриотик хисләр формалаштыруга ярдәм итү.  

Бәйрәмебез Субаш авылының авыл көйләре белән башланып китте. Тройсын бәйрәмендә  Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре авыл активлары белән берлектә дини бәйрәмебезне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.

18   нче  июнь көнне    Казан шәһәрендә  тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган” ШАЯН ТВ”  балалар телевиозин каналында  “ Акыл – Батл” дигән интеллектуаль  уен үткәрелде.  “ Акыл –Батл” дигән интеллектуаль  уенда    Теләче урта мәктәбенең  7 сыйныф укучысы  Шиһапов Нияз  көч сынашты.  Икенче турга Нияз беренче турда катнашкан укучыларны җиңеп, югары баллар алып  чыккан иде.  Директор  урынбасары  Д.Г. Фәтхрахманова  җитәкчелегендә Нияз   барлык  фәннәрдән сорауларга дөрес җавап биреп,    яхшы чыгыш  ясады.  Ниязның уенын тиздән” ШАЯН ТВ”  балалар телевизион каналында  карап булачак.  Котлыйбыз!

Җәй! Нинди рәхәт вакыт. Бигрәк тә сабыйлар өчен. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше.  Балаларыбыз   җитез, өлгер, зирәк, сау саләмәт булсыннар өчен саф һавада төрле уеннар уйнау бигрәк тә файдалы. Безнең Шәдке бакча балалары да төрле характерда уеннар уйлап табып,  тату, дус булып уйнап вакытларын бик күңелле үткәрәләр.

Хәрәкәтләнү -балаларның үсешен, физик мөмкинлекләрен ныгыта. Хәрәкәтләнгән баланың тәне сәламәт, физик яктан көчле була. Шуңа күрә халык: “ Хәрәкәттә- бәрәкәт” дип тикмәгә әйтми торгандыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International