20 июнь көнне Олы Мишә авылында мәктәп яны лагерына йөрүче балалар Урта Мишә авыл китапханәсендә экскурциядә булдылар. Китапханәче Мухаметшина Г. балаларны китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды.
Соңыннан балалар бу замана афәте турында фикер алыштылар.
Китапханәче балаларга милләтләр дуслыгы турында сөйләде, дуслык сүзенеӊ мәгънәсен аӊлатты. Балалар дуслык турында мәкальләр эйтештеләр, шигырьләр сөйләделәр.
14 нче июнь көнне Баландыш мәдәният йортында, каникул чорында мәктәп каршында эшләп килүче җәйге лагерьга йөрүче балалар белән очрашу үткәрелде. Алар белән «Без бәхетле балалар!» дигән девиз астында күңелле уеннар һәм биюләр оештырылды.
Бәйрәмебез Субаш авылының авыл көйләре белән башланып китте. Тройсын бәйрәмендә Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл активлары белән берлектә, дини бәйрәмебезне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.
Чараның максаты – төрле практик хәлләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен куллану күнекмәләрен ныгыту, юлда үзеңне дөрес тота белүне тәрбияләү.
Чарада ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. катнашты. Кечкенә төркем балалары (тәрбияче Һадиева Ф. Г.) җитәкчелегендә уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар.
Чара балалар өчен бик күңелле узды: алар җырлар башкардылар, ярыштылар, уеннар уйнадылар, чара темасы буенча шигырьләр сөйләделәр. Уеннарда балалар җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә булдылар. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл ипотекасына беренче кертемне елга 10%тан башлап түләүне күздә тота, бу хакта хокукый проектлар басылып чыга торган сайттагы документта әйтелә.
Узәк урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында оештырыдган “Рост” мәктәп яны лагерында Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафилевна җитәкчелегендә оештырылган “Волшебный мир” түгәрәге үз эшен дәвам итә.
Түгәрәк өчен төзелгән программа үз эченә кул эшләренә багышланган бик күп төрле эшчәнлекне исәпкә алып төзелгән: кәгазь, пластилин белән эшләүләр. Һәр көнне балалар өчен бу төр эшләрдән тыш, балаларны кызыксындыру максатында бик күп төрле беседалар, очрашулар һәм экскурсияләр оештырыла.
19 нчы июнь көнне Казан шәһәренең 182нче политехник лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итү:тәҗрибә ,проблемалар , перспективалар” темасына республика август киңәшмәсе секциясе булып узды. Секция эшендә безнең балалар бакчасыннан бакча мөдире Хасаншина Ф.Ф катнашты.Киңәшмә ахырында, нәтиҗә буларак резолюция кабул ителде.