Вакытында хәм сыйфатлы итеп ашлык җыю комбайннарының паркын әзерләп, 2019 елның уңышын җыйнап алу максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау графигы нигезендә, 2019 елның 1 сеннән 9 июльгә хәтле район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм сөтчелек тармагының торышы турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты яңа «Авыл. Үсеш территориясе» проектын башлап җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруга анализ ясау һәм авылны үстерүдә яңа алымнар булдыру. Проект бурычларына авыл территорияләрен үстерүгә тәэсир итә торган милли проектларның һәм дәүләт программаларының үтәлешенә мониторинг, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм җирле халыкны авыл торак пунктларын үстерүгә җәлеп итү керә.
Китапханәче Гильмутдинова Рузалия балаларга ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап «Биредә синең тарихың” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты туган төбәгебезгә, аның тарихына һәм мәдәниятына мәхәббәт үстерү иде.
Балалар шулай ук китапханәдә куелган “Үз тарихыңны яхшы бел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Җәй көне аларга китап белән кызык булсын өчен, балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын ничек уздырырга? ... Барлыгы җәйге лагерьлар эшләгән чорда, Шәтке китапханәсенә 60 тан артык бала килде. Китапханәдә балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытлары уку белән генә чикләнмәде. Балалар бик теләп «Каникул китап белән» шигъри акциясендә катнаштылар, 21 июнь көнне алар анда шигырьләр укыдылар, әкиятләрдән өзекләрне яттан сөйләделәр. Барлык балалар да китапханәдән күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Күкчә авылы китапханәсендә “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Экстремизмның киләчәге юк!” – дип исемләнгән темага багышлап плакатлар ясалды.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында "И помнить страшно, и забыть нельзя " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Наркомания-безнең тормышыбызга үтеп керүче иң куркыныч явызлыкларның берсе булып тора. Тәкъдим ителгән күргәзмәдә “Үзеңне һәм якыннарыңны бу бәладән ничек йолып калырга?”, “Наркоманнар әлмәгенә ничек эләкмәскә?” кебек сорауларга да җавап табарга мөмкин иде. Яшәү никадәр кызык! Спорт белән шөгыльләнү, бию, китаплар уку, бер-беребез белән аралашудан күпме рәхәтлек алырга мөмкин бит!
2019 нчы елның 20 июнендә “Теләче” спорт мәктәбе Теләченең волейбол мәйданында 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар,кызлар арасында пляж волейболы беренчелеген үткәрде. Барлыгы 4 мәктәптән 32 укучы катнашты.