ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бәйге Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Татнетны үстерү Фонды тарафыннан оештырылды.  Әлеге проект файдаланучыларның игътибарын татар теленә, татар әдәбиятына җәлеп итәргә ярдәм итә.

Ежедневно в России совершается множество сделок с недвижимостью: кто-то покупает, кто-то продает, а кто-то совершает обмен. Каждый при этом стремится исключить неблагоприятные последствия в будущем от проведенной сделки.

Бәйге Татнетны үстерү фонды  һәм Татарстан китап нәшрияты  белән берлектә оештырылып үткәрелә.  Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үз дисциплина булдыруда ярдәм итә.

"Эковесна-2019" республика айлыгы кысаларында, 17 апрель көнне Баландыш авыл китапханәчесе һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре юл буйларын чүп-чардан арындырдылар.


21
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә  тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә  дәрәҗәлерәк һөнәр юк.  Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның  тормышка ашуын телим.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Әлеге күргәзмәнең максаты - балаларга беренче космонавтның кем булуы, аларда космонавтларның хезмәтенә хөрмәт һәм илебез тарихы өчен горурлык тәрбияләү, планеталар, йолдызлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.

“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар   Г.Тукайның  “Су анасы”, ”Шүрәле” әкиятләрен бик яратып тыңладылар.

26 нчы апрель көнне илебездә сөекле шагыйребез, татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы  булган Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан 17 нче апрель көнне  Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Безнең җанда Тукай яши икән - Яши  шигырь, Туган тел!”- дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе 2 өлештән тора: 1 нче өлеше өлкәннәр, ә 2 нче өлеше балалар өчен. Китап укучылары бу күргәзмәдән бик теләп файдаланалар.

Шармыш авыл китапханәсендә «Весна идет – весне дорогу! " дип исемләнгән конкурс үткәрелде.  Бу конкурска «Наши пернатые друзья» һәм «Весна в литературе» күргәзмәләре әзерләнде. Беренче күргәзмә Татарстан кошларының күптөрлелеге турында сөйли, ә икенчесе барлык укучыларга да игътибарын яз турындагы әсәрләргә күзәтү ясый.   Әлеге конкурска безне «Страна читающая» Халыкара краудсорсинг Интернет - проекты рухландырды.

 Без сайлап алу турын уздырдык, иң яхшы шигырь укуларын Россия бәйгесенә җибәрергә булдык. А. Блокның «О, весна без конца и без краю» һәм «Весна и колдун " шигъри әсәрен сайладык видеоролик яздырдык.  Әлеге эшләрне YouTube ка урнаштырдык.

17  нче апрель   көнне Теләче урта мәктәбендә география, химия һәм биология атналыгы кысаларында,   10  нче сыйныф  укучылары өчен  “  Нәрсә? Кайда? Кайчан?”  интеллектуаль турниры үткәрелде.  Укучылар интеллектуаль турнирда актив катнаштылар.  10 а һәм 10 б  сыйныф укучылары  командалары  җиңүчеләр булдылар. Котлыйбыз! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International