Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырып алып барыла. Быел да 17 апрель көнне безнең балалар бакчасында "Транспорт һәм юл билгеләре"дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - балаларга юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, юлларда үзеңне әдәпле һәм дөрес тоту күнекмәләрен практик яктан ныгыту иде. Ул көнне безнең бакчага «Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. да килгән иде. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога гына утырып йөрергә кирәклеген тагы бер кат искәртте, алып килгән истәлекле бүләкләрен өләште. Инспектор апаларының юл кагыйдәләре турында сөйләве, аңлатуы, алып килгән кызыклы бүләкләре балаларга бик ошады. Юлларыбыз һәрчак имин булсын. Балалар кечкенәдән юл кагыйдәләрен үтәргә күнегеп үссеннәр.
Теләче 2нче балалар бакчасында берничә атна дәвамында һәр төркемдә балалар тәрбиячеләр күзәтүе астында тәрәзә төпләрендә суган, кыяр, помидор, петрушка, укроп һәм чәчәк үсентеләре үстерделәр. Кече яшьтәге балалар тәрбиячеләр белән бергә утыртылган яшелчә һәм чәчәк орлыкларыннан беренче шытымнар барлыкка килүне зур куаныч белән күзәттеләр. Өлкән яшьтәге балалар исә үсемлекләр төзелеше белән таныштылар, аларны тәрбияләү буенча күнекмәләр алдылар — дөрес итеп җирне йомшартырга, үсентеләргә су сибәргә өйрәнделәр. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә төркемнәрдә үзенең матурлыгы белән сөендерә торган кечкенә генә бакчалар барлыкка килде, ә төрле әкият, мультфильм геройлары бу бакчаларны тагын да ямьләндерде. Җылы көннәр башлану белән тәрбиячеләр балалар белән берлектә бу яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен балалар бакчасы участогында түтәлләргә күчереп утыртачак.
Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан, «Мин һәм минем һөнәрем» фотоконкурсы игълан ителде.
Без бу конкурста катнаштык һәм жюри бәяләве өчен берничә фотосурәт җибәрдек.
Апрель аенда без яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Тукай китаплары балаларны туган як матурлыгын күрә белергә, игелеклелелек эшләргә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди.
Балалар Г. Тукай иҗаты белән таныштылар. Шигырьләр тыңладылар һәм сөйләделәр, аларның мәгънәсен аңлаттылар, геройларга кыскача характеристика бирделәр. Алар зур соклану белән һәр әсәрне шәрехләделәр.
Тукай әсәрләре, яше һәм милләтенә карамастан, менә инде йөздән артык үз укучысын таба.
2019 елгы язгы ташу чорында тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген һәм белем бирү оешмаларының иминлеген тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын профилактикалау һәм кисәтү максатларында, язгы чорда сулыкларда балигъ булмаганнарның травматизмы һәм һәлак булуы, балалар бакчасында хезмәткәрләрнең һәм ата –аналарның сулыкларда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча белемнәрен күтәрү максатыннан бүген 18 апрель көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Теләче районы МЧС вәкиле О. Б. Хомченко белән профилактик чаралар үтте.Зурлар төркем балалары белән язгы ташу һәм ташу чорында елгаларда һәм сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык чаралары буенча дәресләрне Шакирова Г. И. үткәрде.
17 апрель көнне Казан дәүләт аграр университетында Яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы үтте. Теләче урта мәктәбе укучысы Давлетшин Ильназ республика олимпиадасында катнашты һәм III урынны яулады. Яшь уйлап табучы Ильназны олимпиадага технология укытучысы К.Г. Тимерханов әзерләде. Зур җиңүләрегез белән котлыйбыз.
Китапханәче балаларга космик чорның барлыкка килүе, кешенең космоска беренче очышы алдыннан булган вакыйгалары турында сөйләде.