Тәрәзә төбендә бакча

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Теләче 2нче балалар бакчасында берничә атна дәвамында һәр төркемдә балалар тәрбиячеләр күзәтүе астында тәрәзә төпләрендә суган, кыяр, помидор, петрушка, укроп һәм чәчәк үсентеләре үстерделәр. Кече яшьтәге балалар тәрбиячеләр белән бергә утыртылган яшелчә һәм чәчәк орлыкларыннан беренче шытымнар барлыкка килүне зур куаныч белән күзәттеләр. Өлкән яшьтәге балалар исә үсемлекләр төзелеше белән таныштылар, аларны тәрбияләү буенча күнекмәләр алдылар — дөрес итеп җирне йомшартырга, үсентеләргә су сибәргә өйрәнделәр. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә төркемнәрдә үзенең матурлыгы белән сөендерә торган кечкенә генә бакчалар барлыкка килде, ә төрле әкият, мультфильм геройлары бу бакчаларны тагын да ямьләндерде. Җылы көннәр  башлану белән тәрбиячеләр балалар белән берлектә бу яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен балалар бакчасы участогында түтәлләргә күчереп  утыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International