Экология буенча белемнәрне пропагандалау, укучыларның экологиягә кызыксынуларын арттыру максатыннан “Яшел карандаш” экологик конкурсы үткәрелде. Анда 10 мәктәп катнашты. Укучылырның эшләре республика этабына җибәрелде.
15 нче апрельдән 19 нчы апрельгә кадәр Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында 4 нче сыйныф – рус теле, 5 нче сыйныф - тарих, биология, 6 нчы сыйныф - биология, җәмгыять белеме, 7 нче сыйныф - математика, география, 10-11 нче сыйныфлар – инглиз теле, химия фәннәре буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре узды.
11 сыйныфның 24 чыгарылышы база һәм 38 профильле дәрәҗә яздылар.
Балалар иҗат үзәгеннән, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, “Сюрприз” бию коллективы катнашты. Балаларга катнашу турында грамота һәм футболкалар бирелде. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
Утырышка авылыбызның һөнәрчеләре чакырылды. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы, районнан килгән вәкилләр алып барды һәм үзләренен эшләрен, һөнәрләрен рәсмиләштерергә теләгән авылдашларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
18 апрель көнне Олы Мишә авылы мәдәният йортында Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Балачак” курчак театры студиясе “Дүрт дус” исемле татар халык әкиятен күрсәтте. Бу тамашаны авыл халкы, Олы Мишә урта мәктәбенең 1-8 сыйныф укучылары һәм укытучылары бик яратып кабул иттеләр. Киләчәктә дә зур уңышлар теләп алкышларга күмделәр.
Бу чорда республиканың табигать саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Шуны истә тотып «Эко-Яз» акциясе кысаларында 17 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йорты хезмәткәрләре Баландыш авылы территориясен һәм юл буйларын чүптән арындырып, өмә оештырдык.
Туган җир, туган туфрак, туган төбәк...Ул һәркем йөрәгендә аерым урын алып яши. 18 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күңел җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән үз авылыбыз кешеләренә багышлап чыгарылган бәетләрне укыдык. Үзең белгән, күршең яки танышыңның фаҗигасе һәрчак күңел түрендәге кылларны тетрәндерә. Шуңа күрә җирлектә туган бәетләр кеше күңеленә ныграк та тәэсир итәләр.
Бүген Шәдке балалар бакчасының уртанчылар төркемендә " Агачлар безнең дуслар?"дигән темага әнгәмә үтте. Балалар агачларның дөньяда иң зур үсемлек икәнлеген белделәр. Агачларның начар һаваны йотып, кислород бүлеп чыгаруын, агачтан алган материалдан тормышта куллана торган әйберләрне күреп белделәр. Балалар әңгәмә барышында агачларны сакларга һәм куберәк яңа үсентеләр утыртырга кирәклеген аңладылар.
“Дүрт дус ” әкияте белән бүген 18 апрель көнне Олы Мишә мәдәният йортында чыгыш ясады.