ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ватаныбыз белән шәхси бәйләнешне тоймыйча, ата-бабаларыбыз  һәм бабаларыбызның ничек яратуларын белмичә, патриот булырга ярамый. Шулай итеп, укучыларны сугыш елларында авыл халкының батыр хезмәте белән таныштырабыз.

Балаларга яз темасына багышланган шигырьләр әкиятләр укылды. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен яратып сөйләделәр.

Китап күргәзмәсе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланды. Тукай иҗаты-татар халкының горурлыгы. Китап укучылар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.

Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр  яктыртылды.

Якташ язучыларыбызның иҗаты  һәм китаплары белән якыннан таныштыру максатыннан чыгып эзерләнгән әлеге чара викторина белән тәмамланды.Чарага катнашучы һәр балага авылдашыбыз Р.Шәйдуллинаның “Батыр малай” китабы бүләк ителде.

Балалар бик теләп Г.Тукай әкиятләрен тыңладылар, үзләре дә таныш экиятләргә кушылып сөйләделәр. Соңыннан Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр.

 

Чара театральләштерелгән тамаша рәвешендә узды , анда традицион докладчылар рус һәм татар халык әкиятләре буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Биредә үк педагоглар тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләрен дә җәлеп иттеләр. Чыгышлар мастер-класслар,флэшмоблар, видеороликлар һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Семинарда шулай ук сәләтле балалар темасы аларның  проблемалары һәм перспективалары, сәләтле балаларны методик яктан тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Балалар белән эшләүдә театральләштерелгән уеннарны куллану буенча фикер алыштылар.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Башта балалар китапханә белән таныштылар,мультфильмнар карадылар һәм Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Безнең Теләченең беренче номерлы балалалар бакчасындатәрбияләнүче балаларыбызда әлеге бәйгедә  катнашып,  уңышлы чыгыш ясадылар.Р. Валиеваның "Дәү әнигә барабыз" шигырь китабын бүләк итеп алган балалар, китапханәдән бик канәгать булып таралыштылар. Бу бәйгедә җиңгән балалар 26 апрельдә узачак шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаячак.

19 нчы  апрель   көнне Теләче урта мәктәбендә  район буенча «WorldSkills Tuliachi Junior-2019» ярышлары үткәрелде.  Теләче урта мәктәбе укучылары  ярышларның барлык төрләрендә  актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Котлыйбыз! 

2018 елның 19 апрель көнне укучыларга  урта һөнәри белем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада социаль  сораулар буенча Башкарма комитет ңитәкчесе урынбасары Нурмөхәмәтов А.А., тәрбия  эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Шакирова Г.Р., мәгариф бүлеге методисты Габдрахманова Г.Н., сыйныф җитәкчеләре һәм 9 сыйныф укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International