2018 елның 19 апрель көнне укучыларга урта һөнәри белем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада социаль сораулар буенча Башкарма комитет ңитәкчесе урынбасары Нурмөхәмәтов А.А., тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Шакирова Г.Р., мәгариф бүлеге методисты Габдрахманова Г.Н., сыйныф җитәкчеләре һәм 9 сыйныф укучылары катнашты.